Бүгенге көндә почтальон булып эшләү җиңел түгел
Бәхтиярда һәр хуҗалыкта да газета-журнал укыйлар.
Замана үзгәрсә дә, почта хезмәтенең әһәмияте кимеми. Электрон почта, интернет, социаль челтәрләр популяр булса да, күпләр әле дә хатлар, посылкалар алырга, газета-журналлар укырга ярата.
Бүгенге көндә почтальон булып эшләү тынгысыз, кыен хезмәтләрнең берсе булса да, авылларыбызда үз эшенең осталары булган, намус белән эшләүче почтальоннарыбыз бар. Бәхтияр авылы почтальоны Гөлфинур Кәримова шундыйларның берсе.
– Хәзерге көндә почтальон булып эшләү җиңел эш түгел. Газета-журналдан тыш, түләү кәгазьләрен, пенсия өләшергә кирәк. Хәзер менә салым кәгазе өстәлде. Авыл халкының күпчелеге салым акчасын минем аша түли. Чөнки авылда күбесе өлкән кеше. Ә алар кая барсыннар, кемгә мөрәҗәгать итсеннәр инде, миңа киләләр. Шуңа да эшеңне тәртипләр алып барырга кирәк, – диде ул. Сүзен дәвам итеп:
– Авылыбыз халкы бердәм безнең, Аллаһка шөкер. Берәр төрле гозер белән мөрәҗәгать итсәм дә бервакытта да каршы килгәннәре юк. Ярдәм итәргә генә торалар, – диде.
Гөлфинур җәйнең эссесендә дә, язгы-көзге пычрагында да, кышның салкыннарында да хатлар, газета-журналларны вакытында тарата. Авыл халкы да аны хөрмәт итә, һәрбер йортта көтеп алалар. Гөлфинур ханым үзе дә авылдашларының ышанычын акларга тырыша.
Аның өчен почтальон булу – һөнәр генә түгел, ә тормыш мәгънәсе. “Эшеңә җаваплы карамасаң, почтальон булып эшләп тә булмас иде”, – ди ул үзе дә.
Хезмәтеннән тыш, лапас тутырып терлеген дә асырый. Шулай ук Гөлфинур Кәримованың яраткан хоббие да бар – чәчәкләр үстерергә ярата.
– Чәчәкләрне бик яратам. Сатып алырга туры килсә, акчамны кызганмыйм, – дип елмая.
Гөлфинур ханымның гадилегенә, уңганлыгына сокланып кайттым. Почтальон булып эшләү җиңел булмаса да, бер зарлану сүзе дә ычкындырмады.
Рәхмәт шундый эчкерсез булганың өчен. Алга таба да бергәләп эшләрбез, дип ышанабыз. Газетаны чыгарып була, ә менә тугры газета укучыларыбызга вакытында илтеп җиткерү өчен сез кирәк – хөрмәтле почтальоннарыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев