Бәйрәм белән, кадерлеләребезн
28 октябрь - халыкара әби- бабайлар көне.
Бик зур бәйрәм менә бүген,
Әби-бабайлар көне!
Дәү әниләр, дәү әтиләр,
Котлыйбыз бүген СЕЗНЕ!
Дәү әниләр, дәү әтиләр,
Гаиләдә булсалар,
Тәрбияле, мәрхәмәтле
Булып үсә балалар.
Сөенеч ул өлкәннәргә
Оныкларның булуы,
Онык-оныкчыклар белән
Өй эчләре тулуы.
Дәү әниле, дәү әтиле
Гаиләләр күп булсын,
Пар канатлы, сәламәт
Балалар гына тусын!
(28.10.2020. Фәймә Зайнуллина)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев