Дилә Нигъмәтуллина үзенә бирелгән иң сәер бүләк турында сөйләде.
“Мин күп еллар дәвамында дөрес туклануда. Бик нык ябыгып алган чагым да булды хәтта. Берсендә концерт вакытында “поклонница”м сәхнәгә менеп: “Ой, сез шундый ябыккансыз”, - дигән сүзләр белән бер сумка кәнфит бүләк итте. Әлбәттә, кәнфит ашамыйм. Баллы ризык белән, гомумән, тукланмаска тырышам, чөнки бик тиз тазарырга сәләтлемен”,- ди җырчы. Шулай ул кичке 7дән дә соңга калмый ашарга тырышканын ассызыклый Дилә. “Кич углеводлар ашамыйм. Иртән исә углевод һәм аксымнарга бай ризыклар белән тукланам. Бүген өчпочмак ашадым”, - дип көлә җырчы “ТМТВ” каналының социаль челтәрендә урнаштырылган видеода.
Нет комментариев