Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әдиләне котлыйбыз!

8 апрель көнне Буа ветеринария техникумында “Әбием сандыгы” дип исемләнгән республикакүләм татар ашлары бәйгесе узды.

Конкурсның шартлары буенча катнашучылар токмач, куллама кисте, гөлбанак, урама һәм кош теле пешерде. Жюри җитәкчесе аш-су остасы Резидә Хөсәенова катнашучыларга үз бәясен бирде. 13 конкурсант арасында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студенты Әдилә Хәмидуллина 2 урынга лаек булды. Аны конкурска укытучылары Вәлитова Фаилә Рәшит кызы, Низамова Рәзилә Мөхәммәт кызы әзерләде. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев