Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эшләр күп булды

Районның балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе вәкилләре кабат үзара фикер алышты.

Комиссиягә кергән эшләр күләме дә аз түгел иде. Утырышта район прокуроры урынбасары Марат Газизов катнашты, укытучылар һәм әти-әниләр дә чакырылган иде. Иң элек, җәмәгать урыннарына маскасыз кергән яшүсмерләрнең эше каралды. Моннан тыш, бүгенге көндә районда ике гаиләдә тәрбияләнүче 3 укучы белемне гаиләдә ала. Эшләр күп булды Аларның әти-әниләре белән укыту мәсьәләсе буенча аңлату эшләре алып барылды. Иң күңелгә тигәне – ике балигъ булмаган кыз баланың җәмәгать урынында спиртлы эчемлекләр кулланып, тәртип саклау органнары тарафыннан тоткарлануы. Әлбәттә, кыз балаларның әниләренә дә кызарырга туры килде. Күңелле күренеш түгел, җитмәсә кызлар. Комиссиядә аларның эшләре каралып, штраф йөзендә җаваплылыкка тартылдылар. Тармакара комиссиядә исәптә торган гаилә эше дә каралды. Әлеге гаилә әгъзалары белән тәрбия мәсьәләләре турында профилактик сөйләшүләр алып барылды. Соңыннан комиссия әгъзалары әлеге гаиләдә булып, яшәү шартлары белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев