«Эшләгән игелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын»
Хәбәрләр

«Эшләгән игелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын»

Мәңгәр авылындагы үзгәрешне күреп, авыл җирлеге башлыгы Фәридә Филатовадан сораштык.

«Халыктан җыелган үзара салым акчасына узган ел авыл уртасы аша аккан елгачыкның ике ягын баскан агачларны кистергән идек. Кышка кергәндә мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары ярдәме белән аларны яндырдык. Лаеклы ялдагы авылдашлар да читтә калмады, күмәк хуҗалык та ярдәм кулы сузды. Быел яздан елгачыкның икенче ягындагы агачларны да кистердек. "Инде елгачык ярлары агачтан чистарды, әмма алга таба нишлисе булыр икән дип, аптырап йөргәндә, Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте, авылдаш егетебез Илназ Хисматуллинның да бу урын белән бәйле хыял планнары барлыгы ачыкланды. Ул да булмады, Казаннан махсус техника кайтарттырып, агач төпләрен йолкып алып, елгачыкны киңәйтеп, ярларын тигезләргә тотындылар. Нәтиҗәдә, су артты, ике як яры матур булып калды. Илназга әлеге изге эше өчен бөтен авыл халкы рәхмәт укый. Шунда ук электән халыкта "Тукый"чишмәсе дип йөртелгән чишмәне дә ачып, чистартып, улаклар урнаштыртты Илназ. Тиздән биредә бик матур урын булачак, дип уйлыйм. Ә Илназ Хисматуллинга һәм аңа ярдәм иткән авыл егетләренә сәламәтлек һәм эшләрендә уңышлар телисе килә. Эшләгән игелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын»- авыл җирлеге башлыгы Фәридә Филатова.


Нет комментариев