Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Февральдә арткан пенсияне гыйнвар өчен тиешле өстәмә түләүләр тулыландырды

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе эшләмәүче пенсионерларга март ае өчен пенсия 8,6%ка индексацияләнгәннән соң билгеләнгән күләмдә күчерелүен искә төшерә.

Хәзер пенсионерлар әлеге күләмдәге пенсияне ай саеналачак. Февральдә пенсионерлар 8,6% ка индексацияләнгән пенсия беләнбергәгыйнвараеөчентиешлеаермакушылганөстәмәтүләү(доиндексация) алган. Мартта пенсия индегыйнварөстәмәсеннән башка күчерелгән.

Индексация икеэтапта узды. 1 гыйнварданпенсияләр 5,9 %ка, ә 1 февральдән, Россия Президенты тәкъдиме буенча йөкләмәсе буенча, өстәмә рәвештә 8,6 %ка индексацияләнде.

Индексациядән соң билгеләнгән пенсиянең төгәлкүләмен ПФР сайтында гышәхси кабинетта яки Дәүләт хезмәтләре порталында белергә мөмкин. Моның өчен "Билгеләнгән пенсияләр һәм социаль түләүләр турындагы белешмәгә заказ бирергә" электрон сервисын активлаштырырга кирәк. Белешмә реаль вакыт режимында берничә секунд эчендә формалаша. Ул юридик көчкә ия, чөнки белешмә көчәйтелгән квалификацияле электрон имзалы мөһер белән расланган. Белешмәне бастырып алырга да мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, индексациядән соң һәр пенсионерның пенсиясе ул элек алып килгән пенсия  күләменә бәйле рәвештә арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев