Гөлназ Асаевага операция ясаячаклар
Хәбәрләр

Гөлназ Асаевага операция ясаячаклар

21 октябрьдә көндез популяр җырчы Гөлназ Асаева Инстаграмда сәламәтлек белән бәйле проблемалары турында сөйләде. Тиздән аның күзләренә операция ясаячаклар

- Бер көн уйлаштык та табибка күзләремне күрсәтергә киттек. Сезнең күбегез минем начар күрүемне белә. Руль артында мин, гомумән, күзлексез йөри алмыйм, уңайсыз. Шуңа күрә Вилдан мине бүген офтальмологка алып бара, - дип сөйләде Асаева.

- Аллаһ кушса, барысы да яхшы булыр, ләкин мин бик куркам.

Гөлназны табиблар операциягә язган, әмма яшь җырчы кайчанга икәнлеген ачыкламады.

Борчылма, барысы да яхшы булыр, Гөлназ!

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/G-lnaz-Asaevaga-operatsiya-yasayachaklar-510820/


Нет комментариев