Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Гөлүсә Батталова: Әлмәт – миңа өмет биргән шәһәр

Әлмәттә тормышка ашырылып килә торган «Әдәби атнакич» мәдәни проектының старт алуына бер ел тулды.

«Нефтьче» мәдәният сараеның «БиблиоНефть» мәйданчыгында, ә җәйге сезонда Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында ай саен шагыйрьләр белән очрашулар уздырыла. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге матбугат үзәге хәбәр итә.

Кичәне оештыручылар – Татарстан Язучылар берлеге һәм «Татнефть» хәйрия фонды.

20 ноябрьдә узган чираттагы очрашуда танылган шагыйрә Гөлүсә Батталова һәм яшь шагыйрь Айрат Шамс катнаштылар.

 

Фото: © «Татнефть» матбугат үзәге

Чараны «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы җитәкчесе Алинә Мостафина ачып җибәрде. Ул «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең социаль сәясәткә һәрдаим зур игътибар бирүе, яшьләргә үсәргә, иҗат итәргә яңа мөмкинлекләр тудырылып торуы турында әйтеп үтте.

Очрашуга нефтьчеләр башкаласының төрле уку йортларыннан укучылар һәм студентлар, язучылар, журналистлар, «Кызыл каурыйлар» әдәби иҗат берләшмәсе активистлары, Әлмәт театры артистлары һәм башка әдәбият сөючеләр килгән иде. Кичәне Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр алып барды.

 

Фото: © «Татнефть» матбугат үзәге

Очрашу кунаклары күпсанлы сорауларга җавап бирделәр. Шагыйрь диләр, җыр сүзләре авторы, диләр – алар икесе ике һөнәрме? Сезнең өчен дуслык нәрсә ул? Сез үз балаларыгызның шагыйрь булуын телисезме? Алтын балык тотсагыз нишләр идегез? Ясалма фәһем берәр кайчан шагыйрьләрне алыштыра алачакмы? Язучы булуның нинди бонуслары, ягъни автор өчен нинди файдасы бар?

 

Фото: © «Татнефть» матбугат үзәге

Очрашуда катнашучылар арасында Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева да бар иде.

«Безнең Әлмәтебезнең әдәби, мәдәни мөхитенә килеп шулай җанландырып җибәргәнегез өчен бик зур рәхмәт сезгә! – диде ул кунакларга мөрәҗәгать итеп. — Әлбәттә без монда бер дә күңелсезләнеп утырмыйбыз, тик шулай да читтән килгән иҗатчылар һава торышын яхшыртып җибәрә минемчә. Гөлүсә Батталова белән мин шагыйрь буларак социаль челтәрләрдә таныштым. Аның шигырен укыгач, һушымны югалта яздым. Җаваплар, комментарийлар язарга яратмасам да, үземнең хис-тойгыларымны белдереп аңа нидер яздым. Аннан соң инде без танышып киттек, ул миңа үзенең китабын бүләк итте».

Айрат Шамс турында да кызыклы фикерен җиткерде Фәридә ханым. Аның сүзләренчә, Айратны күзеңне йомып тыңласаң, шактый тәҗрибәле ир уртасы, өлгергән, бәлки ниндидер җитәкче урыннарда эшләгән кеше дип күзалларга мөмкин.

 

Фото: © «Татнефть» матбугат үзәге

«Сез бик төрле шагыйрьләр, иҗатларыгыз бер-берсенә һичничек охшамаган, ләкин уртаклыкларыгыз да бик күп. Икегездә дә кыюлык күрдем, ике батыр иҗатчы утыра бүген безнең каршыда. Икесе дә театрда эшлиләр, бу да аларны берләштерә. Бу кичәне оештыручыларга — Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегенә, «Татнефть»кә – бик зур рәхмәт! Ә кунакларның икесенә дә алга таба да зур уңышлар теләп каласы килә!» – диде Фәридә Исмәгыйлева.

 

Фото: © «Татнефть» матбугат үзәге

«Әлмәт – минем язмышымда төрле чорларда төрле роль уйнаган шәһәр, – диде Гөлүсә Батталова. – Бөтен йөрәк яраларым белән Әлмәткә килеп егылган гомерем мизгелләрем дә булды һәм ул мине учына күтәреп алып сыңар өмет биргән шәһәр. Ул вакытта әле беренче адымнарын гына атлый торган яшь шагыйрәгә Әлмәт шәһәре, «Татнефть» компаниясе Саҗидә Сөләймәнова исемендәге премиянең кызыксындыру бүләген бирде. Бу миңа шигъри канатлар куйды. Узган елны Әлмәт театры миңа Зәкия Туишева исемендәге театраль премияне биреп, «Гөлүсә, син татар театрында да кирәкле, кадерле кеше» дигән уйны сеңдерделәр. Бу премияне алу — минем өчен бик зур дәрәҗә. Шуңа күрә мин «Татнефть»кә, театрга һәм гомумән Әлмәт шәһәренә бик рәхмәтле!»

Очрашу тәмамлангач кунаклар өчен «Әлмәт» иҗтимагый үзәге буенча экскурсия оештырылды. Алар төрки халыкларының музыкаль уен кораллары күргәзмәсе, балаларда төгәл фәннәргә кызыксыну уяту өчен ачылган «Альметрика» үзәгенең эшчәнлеге белән таныштылар.

  • Гөлүсә Батталова — Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә, прозаик, драматург, телләр белгече, «Татнефть»нең Саҗидә Сөләйманова исемендәге кызыксындыру премиясе иясе, Зәкия Туишева исемендәге театраль премия лауреаты. Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры директорының маркетинг буенча урынбасары булып эшли. 2020 елда Әтнә театрында аның «Җомга базары» исемле пьесасы буенча спектакль дөнья күрде (режиссеры — Рамил Фазлыев), күптән түгел «Апуш» татар балалар театр студиясе «Көндәлек» спектаклен куйды (режиссёры — Алия Фәйзрахманова). «Бер йотым бәхет» (2017), «Кесә тулы давыл» (2021) шигырь җыентыклары авторы.
  • Айрат Шамс 2004 елның 10 гыйнварында Мөслим районы Әмәкәй авылында туган. 2024 елда Казан театр училищесын тәмамлаган. Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли. «Иделем акчарлагы» бәйгесендә «Драма» һәм «Поэзия» номинацияләрендә 2 урыннар яулады (драма номинациясендә ул елны беренче урын бирелмәде).

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев