Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Яңа Әтнә авылында балалар сабан туе гөрләде

Балалар сабантуе барлык катнашучыларга җәй буена җитәрлек күтәренке кәеф бирде.

Яңа Әтнәдә балалар өчен "Сабантуй" бәйрәме узды.  Алдагы көндә күңелле итеп бирнә җыюларын куеп киткән идек.

Сабантуйда булган милли уеннар, ярышлар балаларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.  Авылга моң, балаларның шат авазлары агылды.  «Чүлмәк вату», «Капчык киеп йөгерү» уеннары  да күңелле һәм бик кызык узды.

Аларның уеннарда актив катнашуы, берсен-берсе уздырып ярышуы күңелгә рәхәтлек бирә. Балаларга шуып уйнар өчен тавы, арып китсәләр тәмле чәе – барысы да оештырылган.

Ахырдан «пенная вечеринка»да балалар рәхәтләнеп уйнадылар. Кунакка чебурашка да чакырылган иде.
Балалар сабантуе барлык катнашучыларга җәй буена җитәрлек күтәренке кәеф бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев