Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җиңел генә баемакчы булганнар

Район күмәк хуҗалыкларының берсендә ферма каравылчысы булып эшләгән берәү җайлы гына баеп куярга уйлаган.

Тимер бәясе арту этәргеч биргән күрәсең, җайлап кына вак төяк тимер-томырны җыеп бара башлаган ул. Шулай итеп 237 килограмм авырлыкта җыелган аның тимертомыры. Дусты белән килешеп, әлеге тимерне тапшырганнар алар. Хуҗалыкка шуның белән 5664 сум 30 тиенлек зыян китергәннәр. Әмма без капчыкта беркайчан да ятмый шул. Каракларның эзенә тиз төшкәннәр. Эчке эшләр бүлегенең т и к ш е рү бүл е к ч ә с е җитәкчесе Марат Әмиров кисәтә – тимер бәясе артты дип, баерга уйлап, караклык юлына басканчы, җавап бирергә туры киләсен уйлагыз. Җан тынычлыгы белән яшәүгә ни җитә?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев