Җиңел машина юл читенә төшеп киткән һәм яны белән ауган, шоферы үлгән
Автомобиль яны белән ауган.
Юл һәлакәте бүген иртән республиканың Чүпрәле районында, Матак авылы янында булган. Машина йөртүче, яңгырдан соң тайгак юлда идарәсен югалтып, кюветка төшеп киткәндер, мөгаен.
Нәтиҗәдә, җиңел автомобильнең йөртүчесе шунда ук үлгән, машинада башка кеше булмаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев