Ике яшьлек баланы әнисе буып үтерергә маташкан
Тикшерү вакытында баланы башка гаиләгә тәрбиягә биргәннәр.
Татарстанның Сарман районында яшәүче хатын исерек килеш ике яшьлек баласын буып үтерергә маташкан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Тикшерү версиясе буенча, 9 гыйнварда 26 яшьлек хатын исерек була. Ул ике яшьлек баласын сөйрәп ала һәм буа башлый. Хатын белән бергә яши торган ир-ат баланы коткара.
Әни кеше гаебен таный, үзенең гамәлен «балага карата кисәк кенә барлыкка килгән ачу» белән аңлата.
Җинаять эше ачылган, психология-психиатрия экспертизасы билгеләнгән. Баланы башка гаиләгә тәрбиягә биреп торганнар. Хатынны ана булу хокукыннан мәхрүм итү турында мәсьәлә хәл ителә, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев