Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Ильмира Нәгыймова Хаҗ сәфәрендә

«Мин биредә булырга күптәннән хыялландым», - ди ул.

Җырчы Ильмира Нәгыймова хыялын тормышка ашырды. Ул кече хаҗ сәфәрендә. Бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте:

- Мин монда булырга күптәннән хыялландым. Монда Аллаһ Тәгалә сайлаган кешеләр генә эләгә. Минем барсы да җиңел килеп чыкты. Юлымда гел яшел ут булды, - диде ул.

Җырчы әлегә Мәдинә шәһәрендә. Вакытны бушка уздырмауларын әйтте.

"Көнебез мәчеттә үтә. Намаз, догалар укыйбыз. Тыныч, рәхәт. Туганнарым өчен дога кылам. Иртәгә Мәккәгә, Мөхәммәт пәйгәмбәрнең кабере янына барабыз. Җәннәт бакчасында булабыз. Кәгъбә ташы янына барабыз, теләкләрегезне языгыз, дусларым. Укырмын. Бу минем өчен дә, сезгә дә савап була", - ди җырчы.

Фото видеодан скриншот

Шәһри Чаллы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев