Иске Мәңгәр клубында бәйрәм уңаеннан музыкаль «Башваткыч» уены булды
Уен-концерт номерлары белән үрелеп барды.
8 март көнне Иске Мәңгәр клубында, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган музыкаль "Башваткыч" уены булып узды. Иске Мәңгәр авылы халкына үзләренең бәйрәм сәламнәрен һәм матур җырларын Наҗия апа Мөхәмәтҗанова, Илүзә Мухаметгалиева һәм Гөлсинә Шакирова бүләк иттеләр. Уен бик күңелле узды. Башваткычны Кафия, Бибинур һәм Наилә апалар чиште.
Ахырдан, барлык катнашучыларга чәчәк бәйләмнәре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәмдә СВОдагы егетләрнең әниләрен һәм тормыш иптәшләрен котлап, авыл җирлеге тарафыннан әзерләнгән бәйрәм күчтәнәчләрен тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев