Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

ЮХИДИ кисетә

21 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр республикада, шул исәптән районда да «Каршы як юл» профилактик акциясе уза. Акциянең максаты – юлларда иминлекне саклау, юл фаҗигаларен булдырмый калу.

Агымдагы елның 10 аенда республика юлларында 218 юл һәлакәте теркәлгән. Әлеге һәлакәтләрдә 71 кешенең гомере өзелгән, 345е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алганнар.
— Юл йөрү кагыйдәләренә таянып, алда барган транспортны узарга уйлаган шофер, каршы як полосада беркемгә дә куркыныч тудырмауга инанырга тиеш Бары тик үзенә, яки башкалар тормышын куркыныч астына куймаган очракта гына, каршы як полосага чыгарга мөмкин, — дип кисәтә районның ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.
Исегезгә төшерәбез, юл йөрү кагыйдәсен бозып, каршы як полосага чыккан очракта 5 мең сум күләмендә штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Икенче тапкыр кагыйдәне бозган очракта 1 елга кадәр йөртү хокукыннан мәхрүм итү, моннан тыш машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән, административ җаваплылыкка тартылган һәм дә хөкем ителгән булып та әлеге кагыйдәне бозучыга өч елга иректән мәхрүм итү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев