Кама елгасында ике балыкчы вездеходта боз астына төшеп киткән
Хәбәрләр

Кама елгасында ике балыкчы вездеходта боз астына төшеп киткән

Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, вакыйга урынына коткару посты килгән. Балыкчылар янына һава мендәрендәге «Хивус‑6» судносында барып җиткәннәр.

Коткаручылар ир-атларны бортка күтәргән һәм яр буена алып чыккан. Зыян күрүчеләрнең 40 һәм 45 яшьлек авыл кешеләре булуы ачыкланган. Аларны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар, икесе дә медицина ярдәменнән баш тарткан, - дип хәбәр итә Татар-информ. 


Нет комментариев