Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Казанда яшәүче хатын-кыз мошенникларга 4,5 млн сумнан артык акча күчергән

Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанда 40 яшьлек хатын-кыз криптовалютага инвестицияләр белән бәйле мошенниклык схемасы корбаны булган.

Берникадәр вакыт дәвамында хатын-кызга өстәмә акча эшләү турында тәкъдимнәр килә. Үгетләүләргә бирелеп, ул 4 640 000 сум акчаны 5 банк счетына һәм җинаятьчеләрнең 21 телефон номерына күчерә, акчаның бер өлешен бурычка ала.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 «Мошенниклык»маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Кайбер номерлар Таҗикстан Республикасында теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев