Казанда пилотсыз авиация системаларының фәнни-җитештерү үзәге төзеләчәк
Республика Министрлар Кабинетының бу хактагы карар проекты ТР хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.
Технопарк Казанда урнашачак, ә идарәче компания итеп «Унипарк» ҖЧҖ билгеләнгән. Республика Икътисад министрлыгы проектның тормышка ашырылуын контрольдә тотачак.
Россия Хөкүмәте элекрәк «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проекты кысаларында чараларны гамәлгә ашыру өчен төбәкләргә субсидияләр бирү турындагы закон проектын хуплаган иде. Татарстан пилотсыз авиация системалары өлкәсендә сынаулар һәм компетенцияләр фәнни-җитештерү үзәкләре челтәрен булдыру программасы кысаларында 2 млрд сум алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев