Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Казанда таксист автобус тукталышына килеп кергән

«Татар-информ» хәбәрчесе сөйләгәнчә, машина йөртүче, пассажирларны төшерү өчен туктаган автобусны урап узарга тырышып, автобустан чыккан җәяүлеләрне бәрдергән.

Казанда автобус тукталышы тирәсендә кешеләрне бәрдергән такси йөртүче рульдә барганда аңын югалткан.

Коточкыч хәлне үз күзләре белән күрүчеләр “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

Ир-атның арендага алынган такси руленә утырганлыгы ачыкланган. Шаһитлар әйтүенчә, ул юлдан барган шәпкә аңын югалткан. Автомобил

ь килеп бәрелгән автобус кондукторы сүзләренә караганда, иномарка йөртүче үзен исерек кебек тоткан. Әмма аның сәрхүш хәлдә булганлыгын раслаган мәгълүматлар әлегә юк. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәренә караганда, арендага алынган “Москвич”, Вишневский урамыннан Достоевский урамына таба барганда, пассажирларны төшерү өчен туктаган автобусны узмакчы булып, җәмәгать транспортыннан чыгып килүче җәяүлеләрне бастырган. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Сәламәтлек саклау министрлыгының соңгы мәгълүматларына караганда, 11 кешегә зыян килгән. Татарстан прокуратурасы авария сәбәпләрен билгеләүне контрольгә алган.

Юл-транспорт һәлакәтендә 11 кеше зыян күргән. Тугыз кеше хастаханәгә озатылган, аларның хәле уртача, ике кешегә госпитализация кирәк булмаган. Сигез кешене – 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә, бер баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә алып киткәннәр.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев