Күәм балалар бакчасында сабантуй узды
Сабантуйда татарча көрәш тә булды.
Күәм балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәм милли татар күлмәкләрен кигән балаларның бирнә җыюы белән башланды. Бирнә җыйгач Сабантуй уеннары башланып китте.
Тәрбияче апалар бөтен чараны оста оештырганнар. Аларның төп максаты – бакчадагы балаларга татар халкының бай милли мәдәниятен, аерым алганда, традицион Сабантуй уеннарын кече яшьтән ук танытырга.
Бәйрәмдә балалар күңел ачты:
-
Капчык ярышында йөгерделәр,
-
Кашык белән йомырка ташу осталыгын күрсәттеләр,
-
Башка күп кенә таныш милли ярышларда катнаштылар.
Күәм балалар бакчасының Сабантуе – бу балаларның милләтебезнең бай фольклоры һәм йолалары белән танышуы, шулай ук ата-бабаларыбыздан калган күңелле уеннарны саклау юлындагы мөһим адым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев