“Легаль булмаган мигрант”
«Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының һәм гражданлыгы булмаган затларның аерым категорияләренә сөрү режимын куллануга бәйле рәвештә хокукый хәлләрен җайга салу буенча вакытлы чаралар турында» РФ Президентының 30.12.2024 N1126 Указы агымдагы елның 10 сентябрендә гамәлдән чыгарылды.
Әлеге Указ гамәлдә булган вакыт аралыгында 11 чил ил гражданы үзенең хокукый вәкаләтен рәсмиләштерер өчен район Эчке эшләр бүлегенең миграция пунктына мөрәҗәгать иткән.
Шунысын да искәртеп үтәсе килә, үзләренең хокукый вакаләтләрен рәсмиләштерергэ өлгермәгән чит ил гражданнарына карата РФның КоАП нигезендә төрле административ җәза каралган – хәтта илдән чыгарып җибәрү.
Шул сәбәпле, 18 сентябрьдән 28 сентябрьгә кадәр Әтнә районында «Легаль булмаган мигрант» операциясе уза, дип хәбәр итә район Эчке эшләр бүлегенең миграция пункты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев