Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм иттек

Елның-елында яңа уку елы башланыр алдыннан районда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясенә нәтиҗә ясала.

Акция  инде18 елын билгеләп үтелә. Шушы еллар эчендә күпме гаиләгә ярдәм ителде дә, күпме бала шатландырылды икән. Әлбәттә, аларның иге-чиге юк. Иң мөһиме райондашларның кылган изгелекләре үзләренә игелек булып ирешсен иде.
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының кече залы әти-әниләрне, балаларны, җи­тәк­челәрне бергә җыйды. Шунысын әйтергә кирәк, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе елдан-ел күңеллерәк үтә, киңрәк колач ала бара. Хәер, аның күңеллелеге түгел, дөрестән дә мохтаҗ балаларга файдасы булу мөһим. Бу уңайдан гади саннарга күз салу да җитә. Әйтик, акция кысаларында 90лап балага мәктәп кирәк-яраклары белән ярдәм ителде, аларның 56сына кирәкле канцелярия предметлары тутырылган мәктәп сумкалары бүләк ителде.
“Изгелек” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Гөлсия Моратова да үз чыгышында:
– 60ка якын оешма, 10 күмәк хуҗалык, 12 авыл җирлеге, шулай ук районыбыз эшмәкәрләре әлеге хәйрия акциясендә читтә калмады. Бүгенге бәйрәм көн барыбызның бергә күмәкләшеп эшләгән эшебезнең уңай нәтиҗәсе, – диде.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рафис Фатыйхов килгән кунакларны якынлашып килүче яңа уку елы белән котлады һәм укучыларга мөрәҗәгать итеп:
– Бүген алган бүләкләрегез сезнең укуыгызга этәргеч булсын иде. Һәм үзегез дә башкаларга ярдәм итү теләге белән яшәсәгез иде. Һәм районыбызның горурланырлык шәхесләре булырсыз дип ышанам, – дип изге теләкләрен җиткерде. 
Чыннан да, бүләк алган ул балаларның шатлыгын, елмаюдан балкыган йөзен, нур чәчкән күзен күрергә кирәк! Бала һаман да шул сабыйлык самимилеген югалтмый инде ул – сумкаларын, бүләкләрен кулларына алуга йөзләренә кызыксыну чаткылары чыкты. Менә бу куанычлары киләчәктә ихлас күңел белән, бик яхшы итеп укуның башлангычы булсын иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев