Мәскәү өлкәсендә пилотсыз очкыч һөҗүмнәре аркасында бер кеше һәлак булган
Бүген иртән Украина пилотсыз очкычлары Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенә һөҗүм итте.
Нәтиҗәдә бер кеше һәлак булган, тагын биш кеше яраланган. Бу хакта Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев хәбәр итте.
"Бүген Мәскәү вакыты белән 04:00 сәгатьтә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенә пилотсыз очкычларның массакүләм һөҗүме башланды», – дип язган ул Telegram-каналда.
Хәзерге вакытта Ленин шәһәр округында (Видное шәһәре) һәм Домодедовода (Ям авылы) бер һәлак булучы һәм биш яраланучы турында билгеле, дип өстәде Воробьев. Аның мәгълүматлары буенча, БПЛА калдыклары Төньяк шосседагы Раменскийдагы күп фатирлы йортка төшкән, анда ким дигәндә 19-22 катлардагы җиде фатир зыян күргән.
«Алардан 12 кеше, шул исәптән 3 бала эвакуацияләнгән", – дип билгеләде губернатор. Эвакуацияләнгәннәрнең кайберләрен күрше гимназиягә урнаштырганнар, калганнары туганнарында.
Үз чиратында Мәскәү мэры Сергей Собянин белдергәнчә, Саклану министрлыгының һава һөҗүмнәреннән саклану системалары көче белән хәзерге вакытта дошманның Мәскәүгә очучы 69 пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев