Мавыктыргыч осталык дәресе узды
Әтнә үзәк балалар китапханәсендә «Кул эшләре дөньясы» дигән кызыклы экскурсия үтте.
Китапханәче укучыларны кул эшләре тарихы, әлеге сәнгать осталыгының төрләре белән таныштырды.
«Кул эшләре – күңел җылысы» китап күргәзмәсендә декоратив-кулланма сәнгать буенча китаплар һәм журналлар тәкъдим ителде. Китапханәче укучыларга тегү һәм бәйләү эшләнмәләре турында сөйләде. Чәч аксессуарлары ясау буенча мавыктыргыч осталык дәресе узды, аларны ясау өчен төрле төстәге атлас тасма, резинкалар, кайчы һәм җилем кирәк булды. Эш барышында оста беренче чәч каптырмалары кем тарафыннан һәм кайчан уйлап чыгарылганын сөйләде, тарихының төрле юнәлешләре белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев