Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Махсус операция катнашучылары бушлай икенче урта һөнәри белем ала алачак

Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучыларга башка һөнәр яки әзерлек юнәлеше буенча бушлай икенче урта һөнәри белем алу хокукы бирә торган закон имзалады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Законга аңлатма язуында әйтелгәнчә, яңа чара Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә, Росгвардиядә һәм башка хәрби формированиеләрдә хәрби хезмәт узучы гражданнар өчен (махсус хәрби операциядә катнашу шарты белән) социаль ярдәм чараларын киңәйтүгә юнәлтелгән.

Бу шулай ук Россия территориясенә кораллы һөҗүмнәрне кире кайтаруда, шулай ук дәүләт чигендә һәм махсус хәрби операция уздыру районнарына якын урнашкан чик буе төбәкләрендә кораллы каршылыклар барышында катнашкан хәрби хезмәткәрләргә дә кагыла.

Инициатива авторлары билгеләп үткәнчә, махсус операция катнашучыларының күбесе эшче һөнәр кешеләре. Алар тыныч тормышка кайтканнан соң квалификациясен алыштыруга һәм яңа һөнәри юнәлешләр эзләүгә мохтаҗ.

Урта һөнәри белем бирү программалары буенча бушлай уку мөмкинлеге бирү махсус хәрби операция катнашучыларының хезмәт активлыгын стимуллаштырырга, аларның мәшгульлек дәрәҗәсен арттырырга һәм хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәри компетенцияләр үзләштерергә булышырга мөмкинлек бирәчәк.

Моннан тыш, законны гамәлгә ашыру икътисадның төрле тармакларында кадрлар кытлыгын киметергә ярдәм итәргә тиеш.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев