Махсус хәрби операция зонасыннан кунакка кайтучы сайлауларда үз тавышын бирде
Олы Мәңгәр авылыннан Рөстәм Мусин турында аерым мәкалә язарлык.
Кыскача характерласак, кыю, туры сүзле, сүзендә тора ул... Отпускасы тәмамланып китәсе көн булса да, ул 1017нче сайлау участогына кереп, үз тавышын бирә. Әле сайлаулар җиткәнче үк: "Мин ничек килми калыйм инде. Бу бит минем гражданлык бурычым", - ди.
Авыл җирлеге башлыгы Фәридә Филатова: "Без аны барыбыз бергә җыелып, озатып калдык", - ди. Ә Рөстәм Мусин үз чиратында: "Тиздән җиңү белән кайтарбыз", - дип ышандырып юлга кузгала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев