Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Министрлыкта терлекчелек буенча 7 айлык эшкә йомгаклар ясадылар

Әтнә районының күрсәткечләре уңай.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек буенча агымдагы елның 7 аена йомгаклар ясадылар, киңәшмә министр урынбасары Гөлүс Баязитов рәислегендә узды. Анда муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.

18 муниципаль районда сыерлар саны 2024 елга караганда арткан.

Әтнә, Мамадыш, Кайбыч, Әлки, Зеленодольск һәм Саба муниципаль районнарында сыерларның баш саны арта.

Аннары Сирень Нигъмәтҗанов игътибарны сөт җитештерүгә юнәлтте. Планга һәм 2023 елга карата иң зур үсеш Әтнә, Мамадыш, Кукмара, Зеленодольск һәм Кайбыч районнарында күзәтелә. Шулай ук Минзәлә һәм Балтач районнарында да үсеш темплары югары.

Аннары нотык белән нәсел эше һәм терлекләр үрчетү бүлеге башлыгы Дамир Миңнебаев чыгыш ясады. Үз чыгышында ул бозаулар үрчетү һәм сөт җитештерү буенча лидерлар өчлегенә кергән Кукмара (12767 баш), Балтач (12585 баш), Әтнә (10121 баш) районнарын мисал итеп китерде. Районнар хуҗалыклары терлекләрне үрчетү мәсьәләләрен уңышлы хәл итәләр, максатчан рәвештә таналар әзерлиләр, селекция-нәсел эшен актив алып баралар. 

Тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев