Мәктәп яны лагерьлары эшләячәк
Укучыларның көзге каникуллары башланырга санаулы көннәр калып бара.
Көзге каникуллар язгысы кебек дистанцион укуга бәйләнеп китмәсме – бу көннәрдә һәр әти-әнинең борчуы шул, минемчә. “Каникуллар 2 ноябрьдә башланып, 8енә кадәр дәвам итәчәк, – ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ленар Гарипов. Каникул көннәрендә ике мәктәптә мәктәп яны лагерьлары эшләр дип көтелә – Олы Әтнә урта мәктәбендә ул 150 балага, Күәм урта мәктәбендә – 50 балага исәпләнгән. 9 ноябрьдә укучылар мәктәпкә укырга киләчәк. Уку гадәттәге режимда башланыр дип уйлыйм”.
Каникул көннәрендә 11 сыйныф укучыларының рус теле һәм профильле математикадан Бердәм дәүләт имтиханнары биреп караячаклары да билгеле. 3-8 ноябрь көннәрендә укучылар исә “Этнографик диктант” халыкара акциягә кушылырлар дип көтелә.
Әлеге чара мәдәният бүлеге белән берлектә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев