Нинди сүзләр белән яраладым, тынгы белмәс, гашыйк йөрәкне?
Хәбәрләр

Нинди сүзләр белән яраладым, тынгы белмәс, гашыйк йөрәкне?

Айгөл Баһавиева 01.09.2025

Нинди сүзләр белән яраладым
Тынгы белмәс, гашыйк йөрәкне?
Мең кат карап, күкрәгемә кыстым
Җанга якын синең сурәтне.

Нинди сүзем телде йөрәгеңне,
Эх, ашыктым, диеп үкенәм...
Соңгы тапкыр, яннарыңа килеп
Кичер димен, гафу үтенәм...

Нинди сүзләр әйттем икән сиңа,
Сөю гөлең сулды кулымда.
Саргайтырга теләп сагышымны
Көзге яфрак оча юлымда...

Нинди сүзләр белән яраладым,
Нинди сүзем телде йөрәгең...

 


Нет комментариев