Октябрьнең соңгы көне нинди булачак?
31 октябрьдә көндез һава температурасы +3...+8 градус булыр дип көтелә.
Синоптиклар Татарстанда октябрьнең соңгы көне болытлы һәм яңгырлы булыр дип фаразлый. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Аязучан-болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм көндез урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин», диелгән синоптиклар хәбәрендә.
Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк.
Төнлә һава температурасы -1 градустан алып +4 градуска кадәр була. Көндез +3 градустан +8 градуска кадәр җылыта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев