Өйдә тозланган скумбрия балыгы
Хәбәрләр

Өйдә тозланган скумбрия балыгы

Базардан туңдырылган чи балыкның зуррагын алыгыз.

Туңдырылган ике скумбрия түшкәсе алыгыз. Башлы балык алырга кирәк. Ул эри торган арада, тозлык кайнатыгыз.

Тозлык өчен 1 литр суга 3 аш кашыгы тоз, 1,5 аш кашыгы шикәр комы салыгыз. Шунда ук 3 лавр яфрагы (анысын да базардан бәйләм итеп алу хәерле), 4-5 борчак исле борыч, 4-5 борчак кара борыч, 3 канәфер орлыгы өстәгез. Су кайнап чыксын. Аннары 5 минут сүрән утта тотыгыз һәм суынырга алып куегыз. 

Эри башлаган балыкның башын, койрыгын, канатларын кисеп ташлагыз. Түшкәне 3-4 см киңлектәге кисәкләргә кисегез. Аннары кисәкләрен эченнән балыкның эчке әйберләрен алып ташлагыз. Юкса алар тәмсез тәм бирер. Балык кисәкләрен 1 литр чамасы сыеклык сыярлык савытка тутырыгыз. Савытның капкачы тыгыз итеп ябыла торган булсын.

Тозлык бүлмә температурасына кадәр суынсын. Аннары сыеклыкны балык өстенә салыгыз.

Тозлыкка салынган балыкны 5-6 сәгать бүлмә температурасында тотып торыгыз да суыткычка алып куегыз. 10 сәгатьтән соң, балыкны тәмләп карарга да була. Лавр яфракларын алып ташлагыз, әче тәм кермәсен.

Әзер балыкны суыткычта сакларга кирәк.

Чыганак : https://intertat.tatar/news/cooking/19-09-2020/yd-tozlangan-skumbriya-balygy-5771475


Нет комментариев