Өйдән чыкмый гына салым түләргә була
Татарстан Республикасы буенча Россия Федераль салым хезмәте идарәсе салым хезмәтләреннән электрон рәвештә файдаланырга киңәш итә.
Илдә коронавирус инфекциясе белән бәйле вәзгыять катлаулы булып кала бирә. Бүгенге көндә төрле чикләүләр кертелде. Шуңа күрә дә пандемия шартларында халыкның сәламәтлеге турында кайгырту максатында электрон хезмәтләрдән куллану аеруча мөһим.
Салым хезмәте органнары мондый мөмкинлектән ничек файдалана? Өйдән чыкмый гына түләүләр башкарырга буламы? Бу хакта без Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 5нче инспекциясе бүлеге җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин белән сөйләштек.
– Мөнир Әмирович, бүгенге көндә нинди хезмәтләрдән онлайн файдаланырга була?
– Һәр хезмәт диярлек онлайн күрсәтелә. Nalog.gov.ru сайтында һәм мобиль кушымталарда 68 интерактив сервистан файдаланырга мөмкин.
Салым хезмәте органнары белән хезмәттәшлек итү “Шәхси кабинет” аша башкарыла. Моның өчен Федераль салым хезмәте сайтына (nalog.gov.ru) керергә кирәк. Ул һәр категория салым түләүчеләр өчен аерым: физик затлар, шәхси эшмәкәрләр, юридик затлар, үзмәшгульләр һәм чит ил компанияләре. “Шәхси кабинет” аша гражданнарга интерактив режимда салым түләргә, салым органнарына мөрәҗәгать яки шикаять статусын тикшерергә яки гариза җибәрергә тәкъдим ителә. Юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр сыйфатында онлайн теркәлү мөмкинлеге бар.
– Салым хезмәте халыкка тагын нинди мөмкинлекләр тәкъдим итә?
– Салымнарны мөстәкыйль исәпләү мөмкинлеге бар. Моның өчен җиде салым калькуляторы булдырылган, шул исәптән “Салым салуның тиешле режимын сайлау” һәм “Салым йөкләнешен исәпләү буенча калькулятор”.
Барлык төр салым декларацияләрен һәм бухгалтерия хисапларын тапшыру өчен (өстәмә бәягә (НДС) салымнан тыш) “Электрон формада салым һәм бухгалтерия хисапларын тапшыру” сервисы эшли. Аннан салым түләүченең электрон имза сертификаты булган очракта файдаланырга була. Шуны әйтәсе килә, бүген әлеге сертификатны салым органнары бушлай ясый. Моннан тыш, хисапларны электрон документ әйләнеше ярдәмендә, ә 3-НДФЛ декларацияләрен “Физик затлар өчен шәхси кабинет” сервисы аша тапшырырга мөмкин.
– Физик затлар “Шәхси кабинетка” ничек керә ала? Аның өчен салым органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәкме?
– “Физик затлар өчен шәхси кабинетка” Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлү язуы аша керергә мөмкин – “Вход через Госуслуги ЕСИА” дип язылган өлеше.
Салым мәсьәләләре буенча кирәкле консультацияне Россия Федераль салым хезмәтенең Бердәм контакт-үзәгендә 8-800222-22-22 телефоны аша алырга була. Шулай ук әлеге номер аша теләсә кайсы салым органы белән элемтәгә керергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев