Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Парклы һәм чүкечле була­­лар...

Комыргуҗа авыл җирлегендә үзара салым буенча акча җыю 45 % дәрәҗәсендә үтәлгән.

Ә 2 февральгә Мәрҗән авылында ул 99 % ук булган. Авыл җирлеге башлыгы Фәнис Низамиев әнә шундый мәгълүматлар бирде.
– Авылда иң мөһиме – чис­талык, матурлык, төзеклек һәм алар бездә бар. Күп авылларда чүп җыю белән бәйле проблемалар бар, шөкер, бездә чүпне җыяр алдыннан гына урамга чыгаралар, – дип сөенә ул.
Комыргуҗада тагын бер матур традиция бар, шәхси хуҗалыклар өчен җәен чәчәкләр үстерү, гомумән, капка төбен матурлау, ә кышын кар сыннары ясап, шулай ук капка төбен, үз территорияләрен бизәүгә багышланган конкурслар уздыралар.
 Комыргуҗа авыл җирлеге һәм “Шахтер” күмәк хуҗалыгы тарафыннан үткәрелә ул һәм җиңүчеләр генә түгел, бөтен катнашучылар диярлек бүләкләнә. Әйтик, узган елның соңгы көнендә узган елгы “Чәчәкләр бәйрәме”нә нәтиҗә ясаганнар. Игътибар иткәнегез бардыр, монда һәр капка төбендә чәчәкләр үсә, төрле композицияләр ясаучылар да бар. Март аенда исә, кар сыннары буенча нәтиҗә ясала диделәр.

Тулысынча газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев