Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Протест чыгарылды

Татарстан Республикасының Әтнә район суды тарафыннан административ хокук бозулар турында эш карарлары буенча прокурор протестлары канәгатьләндерелде.

Татарстан Республикасының Әтнә районы прокуратурасы тарафыннан административ хокук бозулар, миграция турындагы законнарның үтәлешен күзәтү барышында, административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча, миграция хезмәте тарафыннан чыгарылган ике законга туры килмәгән карар ачыкланды.

Тикшерү барышында ачыкланганча, агымдагы елның октябрь аенда районның ике кешесе Әтнә районы буенча Россия Эчке эшләр бүлегенең миграция пункты тарафыннан, Россия Федерациясенең хокук бозулар турындагы кодексының 19.16 маддәсендә каралган – саксызлык аркасында гражданинның шәхесен раслаучы документларны (паспортны) югалткан өчен, штрафка тартылганнар.

Гражданнарга административ штраф Россия Федерациясе КоАПның күрсәтелгән маддәсендәге санкциянең максималь күләмендә билгеләнгән.

Шул ук вакытта прокуратура тарафыннан өйрәнелгән административ хокук бозулар турындагы эшләр шуны күрсәтә, ике очракта да максималь күләмдә штраф сугу, административ җаваплылыкның гаделлек, хокук бозуга карата тиңлек һәм җаваплылыкның шәхескә бәйлелеге принципларына нигезләнгән гомуми кагыйдәләренә туры килми. Гражданнар җаваплылыгын авырайтучы ниндидер хәлләр ачыкланмаган, шундый ук хокук бозу өчен элек җаваплылыкка тартылмаганнар, аларның хокук бозулары нәтиҗәсендә ниндидер авыр нәтиҗәләр килеп чыкмаган. Киресенчә, ике эш буенча да җаваплылыкны йомшартучы хәл – административ хокук бозган затның, административ хокук бозу эше буенча эш алып барырга вәкаләтле органга, административ хокук бозуы турында ирекле рәвештә хәбәр итү бар.

Күрсәтелгән хәлләр нәтиҗәсендә прокуратура хокук бозулар турындагы эшләр буенча карарларга протестлар чыгарды, алар 2021 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы Әтнә район суды тарафыннан каралды һәм тулысынча канәгатьләндерелде.

Татарстан Республикасы Әтнә районы прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев