Путин 7 яшькә кадәрге балаларның ата-анасына «больничный» түләүләрен арттырырга кушты
Бу акчаны иминият стажына карамастан түләү ниятләнә.
Россия Президенты Владимир Путин 7 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына «больничный» түләүләрен уртача хезмәт хакы күләменә кадәр арттырырга тәкъдим итте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
Бу акчаны иминият стажына карамастан түләү ниятләнә.
Дәүләт башлыгы хөкүмәткә бу мәсьәләне карарга һәм түләү күләме белән финанслау чыганагын билгеләргә кушты. Йөкләмәләр исемлеге Кремль сайтында чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев