Республика клиник хастаханәсе табибы туры эфирда өлкәннәр коронавирусны ничек кичерүе турында аңлатачак
1 сентябрьдә коронавирус таралуга каршы тору буенча ТР Оператив штабы аккаунтында "Югары риск төркеме. Covid-19 һәм өлкәннәр" туры эфиры уза.
Республика клиник хастаханәсенең вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенең табиб-инфекционисты Гөлнара Леонова өлкән яшьтәге гражданнарда коронавирусның үзенчәлекләре, өлкән яшьтәге пациентларның психик халәте һәм авырудан соң яңадан сәламәтләнү турында сөйләячәк.
Эфир 13.00 сәгатьтә башлана.
Әңгәмәнең модераторы-ТР Вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Трансляция ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Covid-19 таралуына каршы тору буенча ТР Оператив штабы аккаунтларында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев