Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ринат Рахматуллин: «Яшь хатын – ут! Үзем дә яшәреп киттем, тьфү-тьфү»

Ирегеннән мәхрүм ителгән чорда Ринат Рахматуллин 7 яңа җыр иҗат иткән. Бу хакта ул бүген “Татар радиосы”ның иртәнге эфирында сөйләде.

“Колониядә вакытта, рөхсәт ителмәсә дә, синтезатор, аппаратураларымны китерттем. Егетләргә кечкенә концертлар куя идем, иҗат иттем, 7 җыр яздым. Хатыныма зур рәхмәт, тормышымның авыр чорында таяныч, терәк булды. Колониягә һәр атна саен “свидание”гә килеп йөрде. Нәкъ менә аның мәхәббәте катлаулы чорларны җиңеп чыгарга ярдәм итте. 7 җырымны да аңа багышлап иҗат иттем”, - ди җырчы. 
Исегезгә төшереп узабыз, Ринат Рахматуллин күптән түгел икенче тапкыр өйләнде. Хәзерге хатыны белән артистның яшь аермасы 25 елдан артык. 
“Яшь хатын – ут! Үзем дә яшәреп киттем, тьфү-тьфү (көлә). Мондый энергетикага, динамикага хәзер ияләштем, башта авыррак иде. Ул мине бер тик тотмый. Көн саен “Җаным, бүген монда барабыз, иртәгә тегендә барабыз. Бүген – прическа, иртәгә – кием...”,- дип кенә тора. Без аның белән һәрвакыт элемтәдә”, - дип сөйләде сөйгән яры турында Ринат Рахматуллин. 

 Илүзә Касыймова

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев