Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россия коткаручылары Төркиядә йорт хәрабәләре астында 150 мең доллар тапкан

Россия коткаручылары Төркиядә торак йорт җимерекләре астында зур суммада акча тапкан.

Бу хакта РИА Новости Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Җир тетрәүдән соң, хәрабәләрнең чираттагы катламын ачканда, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 100 долларлы купюралар белән тутырылган кәстрүл тапкан. 150 мең доллар күләмендәге акча Төркия полициясенә тапшырылды», - диелә хәбәрдә.

6 февральдәТөркиянең көньяк-көнчыгышында 7,7 һәм 7,6 магнитудалы ике көчле җир тетрәү булды. Соңгы мәгълүматлар буенча, 30 меңнән артык кеше һәлак булган, меңләгән йорт җимерелгән.

Җир асты тирбәнешләре артыннан йөзләрчә афтершок теркәлде. Алар Төркиянең ун провинциясендә һәм күрше илләрдә сизелде. Сирия дә җитди зыян күрде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiya-kotkarucylary-torkiyada-iort-xarabalare-astynda-150-men-dollar-tapkan-5867017

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев