Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Россия Социаль фонды больничный буенча түләүне ничек исәпли?

2025 елда вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиенең максималь күләме көнгә 5673 сум тәшкил итә.

Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

«Түләү күләме хезмәт стажына һәм хезмәткәрнең уртача хезмәт хакына бәйле. Уртача хезмәт хакы иминият очрагы башланганчы ике календарь ел өчен исәпләнә һәм 730 га бүленә. Иминият стажы сигез һәм аннан да күбрәк ел булганда вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие хезмәткәрнең уртача хезмәт хакының 100 процентын тәшкил итәчәк, биш елдан сигез елга кадәр стаж булганда – 80 процент, биш елга кадәр стаж булганда – 60 процент. Вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиенең максималь күләме ел саен индексацияләнә, 2025 елда ул көненә 5673 сум 97 тиен тәшкил итә», – дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.

Вакытлыча эшкә яраксызлыкның беренче өч көнендә түләүне эш бирүче башкара, ә аннан соңгы көннәрдә Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге түли.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев