Россиядә күп балалы гаиләләр саны 8 процентка арткан
РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков хәбәр иткәнчә, 2025 ел башыннан Россиядә күп балалы гаиләләр саны 8 процентка артып, 3,9 миллионга җиткән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза.
«Шулай ук бу гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар саны артуын да күрәбез. Күптән түгел генә күп балалы гаиләләрдә 8,9 миллион бала исәпләнә иде, 10 ай нәтиҗәләре буенча аларның саны инде 9,2 миллионга җитте. Ягъни үсеш - 300 меңгә якын», - дип белдерде министр.
Россиядә өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаилә күп балалы гаилә дип санала. Аларга шактый ташламалар (мәсәлән, ипотека түләү өчен 1 миллион сумга кадәр субсидия, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә ташламалар, уңайлы вакытта ял алу мөмкинлеге һ.б.) каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев