Россиядә төнлә 93 Украина пилотсыз очкычын бәреп төшергәннәр
Бу хакта Россия Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр, дип яза ТАСС.
Россия һава һөҗүменә каршы оборона чаралары төнлә РФ төбәкләрендә, шулай ук Кара һәм Азов диңгезләре өстендә 93 Украина пилотсыз очкычын юк иткән. Бу хакта Россия Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр, дип яза ТАСС.
«Узган төндә һава һөҗүменә каршы оборона дежур чаралары Украинаның 93 самолет тибындагы пилотсыз очучы аппаратын юк итте. Белгород өлкәсе территориясендә 45, Краснодар краенда 9, Түбән Новгород өлкәсендә 7, Воронеж өлкәсендә 4, Кара диңгез акваториясендә 20 һәм Азов диңгезе акваториясендә 8 БПЛА бәреп төшерелде», - дип сөйләгәннәр Саклану министрлыгында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев