Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россия Хөкүмәте Covid-вакцинаны прививкалар календарена кертергә тәкъдим итте

Дәүләт Думасына коронавируска каршы прививканы илкүләм календарьга кертү турындагы закон проекты кертелде.

РФ Хөкүмәте Дәүләт Думасына коронавируска каршы прививканы илкүләм календарьга кертү турындагы закон проектын кертте. Бу хакта парламентның түбән палатасы мәгълүматыннан күренә.

«Закон проекты тарафыннан профилактик прививкалар илкүләм календарена Covid-19 яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясау өлешендә үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә», - диелә закон проектына аңлатма язуында.

Үзгәрешләр федераль бюджет хисабына коронавируска каршы профилактик дарулар сатып алырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай итеп, әлеге законны бастыру 2021 елда бюджеттан 26,4 мең сум күләмендә өстәмә акча бүлеп бирүне таләп итә. Шул ук вакытта 2022 - 2024 елларда кирәк булган акчалар күләме, эпидемия вазгыятен исәпкә алып, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан тәгаенләнәчәк. Закон кабул ителгән очракта дәүләтнең финанс йөкләмәләре үзгәрәчәк, шулай ук РФ бюджет системасы акчалары хисабына капланачак өстәмә чыгымнар барлыкка киләчәк.

Искәртеп узабыз, соңгы мәгълүматларга караганда, 10 миллионнан артык россияле коронавирустан тулысынча прививка ясаткан инде. Кичә Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, РФ Президенты Владимир Путиннан үрнәк алып, гражданнарны Covid-19дан прививка ясатырга чакырды.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/politics/26-05-2021/rossiya-h-k-m-te-covid-vaktsinany-privivkalar-kalendarena-kerterg-t-k-dim-itte-5824604

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев