Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен пособие алуны гадиләштерделәр

Россия Хөкүмәте карары 1 ноябрьдән үз көченә керде.

Бүгенге көннән Россиядә аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балаларга пособиеләр рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе үз көченә керде. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин тиешле боерыкны июль азагында имзалады.

«Хәзер гражданнарга түләүне рәсмиләштерү өчен алиментлар турындагы мәгълүматларны үз эченә алган документларны тапшырырга туры килмәячәк», — дип хәбәр ителде Министрлар Кабинеты сайтында.

Кирәкле мәгълүматны дәүләт органнары ведомствоара электрон багланышлар системасы аша алачак.

Өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балалар өчен түләүләр Россия Президенты Указы белән 2020 ел башыннан гамәлгә кертелгән иде, гаиләләр балалар өчен 1 июньнән төбәк яшәү минимумының 50 процентын тәшкил иткән түләүләр ала башлады 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/01-11-2020/rossiyad-ch-yasht-n-ide-yashk-kad-rge-balalar-chen-posobie-aluny-gadil-shterdel-r-5782705

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев