Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәламәтлек Саклау министрлыгы Россиядә даруларга ажиотаж кими баруын белдерде

Чит илдәге дару җитештерүчеләр Россия базарында эшчәнлеген дәвам итә.

Даруханәләрдә дару препаратларына бәйле шау-шу кими бара. Барлык чит ил җитештерүчеләре Россия базарында эшчәнлеген дәвам итә.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итте. Яңалыкны РИА Новости чыгарды.

Моңа кадәр Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко соңгы өч атнада даруханәләрдә шау-шулы сорау күзәтелүен әйткән иде. Аның сүзләренчә, даруларга зур сорау чит ил компанияләренең Россиядә эшчәнлекне туктатуы турындагы имеш-мимешләр аркасында чыккан.

«Фармацевтика өлкәсендә эшләүче җитештерүчеләр Россия базарында эшләвен дәвам итә. Тормыш өчен мөһим препаратларны җитештерү һәм китерү дә дәвам ителә. Логистикага бәйле кыенлыклар даруханә сегментында нигезсез ажиотаж сорау китереп чыгарды. Ул кими бара», — диелә министрлык хәбәрендә.

Искәртеп үтәбез, 24 февраль иртәсендә РФ Президенты Владимир Путин ил гражданнарына видеомөрәҗәгать белән чыкты. Шул көнне ул Украинада махсус хәрби операция башлану турында игълан итте. Көнбатыш илләре махсус операцияне хупламады һәм Россиягә каршы санкцияләрне катгыйландыра башлады. Күп кенә алдынгы компанияләр Россия базарыннан китте.

Кайбер россиялеләр күпләп дару, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәкле товарлар сатып ала башлады. РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутаты Айрат Фәррахов та Россиядә даруларга кытлык булмаячагын әйткән иде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/22-03-2022/s-lam-tlek-saklau-ministrlygy-rossiyad-darularga-azhiotazh-kimi-baruyn-belderde-5851874

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев