Спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утырган
Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре үткәргән рейд нәтиҗәләре түбәндәгечә .
Рейд барышында барлыгы җиде протокол төзелде. Бер машина йөртүче - куркынычсызлык каешын такмаган, ике йөртүче - тиешле билге астына машинасын куймаган, ике машинаның номерлары чиста булмаган, бер йөртүченең - машинасы төзек булмаган һәм бер машина йөртүче спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утырган.
Кызганыч юл - йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары һаман кимеми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев