Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сугыш турында бөтенләй сөйләргә яратмый иде ул...

Бөек Җиңүнең 78 еллыгы якынлаша.

 Кулыма кабат дәү әтием Шамил Сабировның фотосын кулыма алам. Дәү әтием Күлле Киме авылыннан. Шушы авылдан 17 яшендә сугышка киткән. Башта телләрдән төшмәгән Суслонгер лагеренда өйрәнүләр уза. Гомель, Брест, Польша шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Берлинга кадәр барып җитеп, исән-сау туган якларына әйлнеп кайтырга насыйп булган бәхетле шәхесләрнең берсе ул. Бәхетле димен, кулак малаена әтисез үсәргә, гаилә назын татырга насыйп булмаса да, сабырлык, ярдәмчел, мәрхәмәтле кебек сыйфатларны югалтмыйча гомер итте. ул. Мин аның бер генә тапкыр да сүгенгәнен хәтерләмим. Сугыш турында бөтенләй сөйләргә яратмый иде. Сугыш турында кинолар карамады. Бөек Җиңү бәйрәме көнне мин истәлекләрең белән бүлеш инде дәү әти, дигәч, якташы турындагы очрашуны искә ала иде. "Беренче сугышка винтовкалар асып, Югары Көек егете белән кердек. Ул яраланды. Ә 9 май - Җиңү көнен миңа да Берлинда каршыларга туры килде. Автоматчы булдым. Шатлыгыбыздан куанып, автоматлардан күккә атабыз. Шулчак янымда торган бер иптәш, "Шамил син түгелме соң бу?, - дип татарча дәшмәсенме. Якташым Гарәфи булып чыкты. Үзе бер шатлыклы очрашу булды бу. Кочаклаштык аның белән, сөенеп туя алмадык, - дип сөйләде ул. 1945 елның 9 май көнендә Берлинда алмагачлар ап-ак чәчәктә иде. Һич онытасым юк ул көнне", - дип искә ала идем дәү әтием. Туган якларына кайткач, балта остасы булып эшләде. 

#МойГеройМояСемья

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев