Тагын өч кеше коронавирустан үлгән
Бүгенге көндә республикада таҗвирусыннан үлүчеләр саны 201 булды.
Татарстанда тагын өч кеше яңа төрдәге Covid-19 таҗвирусы инфекциясе корбаны булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Коронавирустан 1936, 1937 һәм 1988 елда туган өч ир-ат вафат булган.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев