Татарстан автоинспекторлары йөкле хатын-кызга бала табу йортына барып җитәргә ярдәм иткән
Кичә кич М7 трассасының 29нчы километрында автоинспекторлар янына Kia автомобиле килеп туктаган.
Машина йөртүче ир-ат ЮХИДИ хезмәткәрләреннән тиз арада хастаханәгә барып җитәргә ярдәм итүләрен сораган.
Ачыкланганча, автомобиль йөртүченең хатыны кинәт бала таба башлаган. Ир-ат перинаталь үзәккә вакытында барып җитеп өлгермәм, дип борчылган.
Автоинспекторлар кичекмәстән дежур хезмәткәргә мәгълүмат җиткергән. Патруль автомобилендәге махсус тавыш сигналын һәм ут маякчыгын кабызып, бала табучы хатын-кыз утырган машинаны хастаханәгә кадәр озатып куйганнар.
Берничә сәгатьтән хатын-кыз сау-сәламәт кыз бала тапкан. Ир-ат Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә вакытында ярдәм күрсәтүләре һәм яхшы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдергән. Хатын-кыз белән сабыйның тормышына һәм сәламәтлегенә берни дә янамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев