Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан Президентының атамасын «Рәис» дип билгеләргә тәкъдим ителде

Яңа атама бары тик яңа сайланган югары вазифаи затка гына кулланылачак.

Татарстан Президенты атамасын «Рәис» дип үзгәртергә тәкъдим ителде. Бу хакта бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышында билгеле булды.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин чыгышында Президентны Татарстан Республикасы Рәисе итеп үзгәртү тәкъдимен кертте. Альберт Хәбибуллин әйтүенчә, федераль закон буенча, югары вазифаи зат атамасын Башлык кына дип кенә түгел, ә башкача да атау мөмкинлеге каралган.

«Кичәге дискуссия нәтиҗәләре буенча, закон проектын кире кагу тәкъдим ителде. Инициатива группасының 37 әгъзасының 33е проектның кайтарылуы турында хатка имза куйган. Калганнар билгеле сәбәпләр аркасында бүгенге утырышта катнашмый. Атна азагына кадәр документ ахырга кадәр әзерләнеп бетәчәк», - диде Альберт Хәбибуллин.

«Татарстанның югары вазифаи затының яңа атамасы - «Глава Республики Татарстан-Татарстан Президенты Рәисе» атамасы тарихи, милли, мәдәни үзенчәлекләрне исәпкә алырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта, Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов Президент буларак сайланды. Гражданнар аны Президентка кандидат буларак тавыш бирде. Моңа бәйле рәвештә, яңа атама бары тик яңа сайланган югары вазифаи затка гына кулланылачак», - диде Альберт Хәбибуллин.

Татарстан парламентының бертөркем депутатлары ТР Конституциясенә үзгәрешләр әзерләгән иде. Алар, шул исәптән, республика Президенты атамасын республика Башлыгы дип үзгәртүне дә күздә тота. Ләкин кичә Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты проектны хупламады, аны эшләп бетерер өчен кире җибәргәннәр. 

Татарстан Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Римма Ратникова фикеренчә, «Башлык» республика халкының милли үзенчәлекләрен исәпкә алып бетерми. Ул яңа атамалар уйланырга тәкъдим итте.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-prezidenty-atamasyn-rais-dip-uzgarterga-takdim-itelde-5864694

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев